“Безнең студентлар ала торган белемнең сыйфатына һәм тәрбия эшен оештыруга бөтен илнең киләчәге бәйле”, – дип ассызыклады министр.
Сергей Кравцов киләсе елда профильле вузларның үсеш стратегиясе турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, педагогика өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне үстерүгә, шулай ук педагогик хезмәткәрләрне һәм идарә кадрларын методик тәэмин итүнең бердәм федераль системасын булдыруга аерым игътибар биреләчәк.
Министр билгеләп үткәнчә, студентлар һөнәри эшчәнлеккә актив керешә башладылар: алар «Укытучыга алмашка» һәм «Мәгариф волонтерлары» проектларында катнашалар, өлкән хезмәттәшләренә ярдәм итәләр.
Сергей Кравцов фикеренчә, елның мөһим вакыйгалары арасына Россия һәм Беларусиянең уртак проектлары, педагогик форумнар һәм халыкара чаралар кергән, алар 25 меңнән артык укытучы һәм студентны берләштергән.
Мәгариф министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда югары уку йортлары базасында студентларга яңа заманча уку җиһазлары белән танышырга мөмкинлек бирүче педагогик «кванториумнар» булдыру турында карар кабул ителгән. Шундый ун «Кванториум» 2021 елда, тагын унысы – 2022 елда барлыкка килер дип планлаштырыла.
"Исегезгә төшерәм, бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру безнең актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Без педагогик колледжларда, югары уку йортларында һәм өстәмә белем бирү системасында программаларны булдыруга карата бердәм алымнар эшләүне дәвам итәбез. Бездә укытучылар әзерләүнең бердәм системасы булырга тиеш", – диде Сергей Кравцов.
Ул шулай ук профильле психологик-педагогик класслар булдырылачагын, мәктәпләр һәм педагогик вузларның үзара хезмәттәшлеге программалары эшләнәчәген хәбәр итте.
Педагогик вузларга кергәндә БДИның уртача баллын арттыру елның мөһим тенденциясе булды.
«Бу уңай динамика. Безнең өчен профильле университетларга иң яхшы абитуриентларның килүе бик мөһим", – дип нәтиҗә ясады министр.