Хөкүмәт 15 мартка кадәр һөнәри белем бирү оешмаларында сыйныф җитәкчеләре өчен дәүләт казнасы акчаларыннан ай саен акчалата түләү кертү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш.
Шулай ук мондый белем бирү оешмаларының матди-техник базасын яңарту өчен иганә иткәндә инвестицион салым чигерү мөмкинлеген эшләү йөкләнде.
2022 елның сентябренә кадәр Министрлар Кабинеты урта һөнәри белем бирү программалары буенча дәреслекләр һәм пособиеләр урнаштыру өчен бердәм электрон ресурс булдырырга тиеш.
Моннан тыш, президент Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына март азагына кадәр инвалидлар ала алырдай төбәк хезмәт базарларында аеруча көндәшлеккә сәләтле булган өстенлекле һөнәрләр исемлеген яңарту мәсьәләсен хәл итәргә кушты.