Алабуга Фәнни коллаборация йортында (ДНК) бер ел эчендә йөздән артык технология укытучысының осталыгын арттыра алачаклар. Бу хакта журналистларга Казан федераль университетының Алабуга институты профессиональ белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире һәм берүк вакытта үзәк директоры Лилия Латыйпова сөйләде.
Россиядә барлыгы шундый 30 йорт эшли. Татарстанда беренче фәнни коллаборация йорты 2020 елда Алабугада ачылды. Ул «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында оештырылды.
КФУ ремонт эшләренә 60 млн сум тоткан, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы — техник җиһазлауга тагын 20,5 млн сум биргән. Йортка илебез микроэлектроникасына нигез салучы һәм квант компьютерын уйлап табучы академик Камил Вәлиевнең исеме бирелгән.
«Коллаборация» сүзе хезмәттәшлек итүне аңлата, шул исәптән фәннәрнең үзара бәйләнеше — заманча ачышлар нигезе», — дип аңлатты Лилия Латыйпова.
КФУның Алабуга институтын яңа форматтагы өстәмә белем бирү үзәген булдыру мәйданчыгы итеп очраклы гына сайлап алмаганнар. Вузның балалар проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе зур, алар арасында – «Интеллект», «Цифролето», «КФУмники» һәм «Экологик коворкинг».
Хәзерге вакытта Фәнни коллаборация йортында Алабуга, Мамадыш, Зәй һәм Менделеевск районнарыннан 400гә якын бала һәм яшүсмер йөри. “Алар биредә тулысынча бушлай шөгыльләнә”, — дип ассызыкладылар үзәктә.
Фәнни коллаборация йорты белән институт студентлары да хезмәттәшлек итә — әлегә алар ун кеше. "Безнең өчен студентларыбызның мондый заманча шартларда үзләренең педагогик осталыкларын арттырулары бик мөһим", — дип аңлаттылар вузда.
Анда 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Шахмат әлифбасы», «Робототехника», «3D модельләштерү һәм инженер графикасы», «Сәнәгать дизайны: скетчинг һәм модельләштерү» программалары эшли башлады. Өлкән сыйныф укучыларын «Кече академия» кабул итә, анда дәресләр ике юнәлеш буенча алып барыла: «Мехатроника һәм микроэлектроника нигезләре» һәм «1С Предприятие 8»гә кушымталар эшләү».
«Барлык дәресләр дә ачык форматта уза. Бу бигрәк тә кече сыйныф укучылары өчен мөһим. Алар һәм аларның әти-әниләре өчен гаилә квестлары үткәрәбез. Аларда әти-әниләр балалалары белән бергә экранда 3D форматында Көлемсәр Керпе рәсеме ясыйлар яки 3D-принтерда кар бөртекләрен бастыралар", - дип сөйләделәр Фәнни коллаборация йортында.
Фәнни коллаборация йорты базасында технология укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары да узачак. Быел биредә йөздән артык педагог белем алачак.