27 гыйнварда Казанда Россия Герое Марат Әхмәтшин исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 113нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Тарихның данлы сәхифәләре. Геройлар мәктәпләре” проектларының IV республика конкурсның йомгаклау этабы үтте.
Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, илебезнең күренекле гражданнары хөрмәтенә учреждениеләргә һәм оешмаларга мактаулы исемнәр бирү дәүләт бүләкләренә лаек булган кешеләр истәлеген мәңгеләштерү формаларының берсе һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасының мөһим элементы булып тора. Балаларның мәктәп исеме белән аталган кешегә һәм учреждениенең үз тарихына карата кызыксынуы сизелерлек арта.
Әлеге бәйге геройларның исемнәре белән аталган мәктәпләрне берләштерә, күп талантларны ача, проект эшчәнлеге һәм эзләнү-тикшеренү эшләренә кызыксынуны барлыкка китерә.
Быел конкурста Татарстан Республикасы Советлар Союзы Геройлары һәм Россия Геройлары исемнәре кушылган мәктәпләренең 4-10 сыйныф укучылары үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук Ульяновск өлкәсе һәм Хакасия Республикасы мәктәпләренең белем бирү оешмаларыннан да өч эш күрсәтелде.