«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының – «Киләчәк укытучысы. Студентлар» яңа бөтенроссия проектлар һөнәри конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланды. Татарстан Республикасының 200ләп студенты ярышларның дистанцион этабында катнашачак. Конкурсның studtrek.ru сайтында барлыгы 12 118 кеше теркәлгән. Конкурс Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә һәм «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.
1-10 февральдә конкурсантлар 3 блоктан торган дистанцион тест узачаклар: белем бирү сыйфатын халыкара чагыштырма тикшеренүләр методикалары (TIMSS, PISA, ICILS, PIRLS, ICCS) нигезендә функциональ белемлелекне бәяләү, гомумкультура тестлары, шулай ук предмет тестлары (катнашучылар үз белгечлек юнәлеше предметын сайлый).
Һәр тестны узу өчен 45 минут вакыт бирелә, катнашучы 3 календарь көн дәвамында үзенә уңайлы вакытны мөстәкыйль сайлый ала. "Тестның һәр блогы биремнәрне үтәүгә карап эзлекле рәвештә ачылачак. Быел рус теле, математика, физика, химия кебек традицион фәннәрдән тыш, туган телләр буенча тестлар (башкорт, чечен, татар), башлангыч мәктәп һәм мәктәпкәчә педагоглар өчен метапредмет тест, психология һәм педагогиканы белүгә тест, сынлы сәнгать, музыка һәм физик культура буенча тест», – дип сөйләде «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Алексей Агафонов.
«Киләчәк укытучысы. Студентлар» конкурсында Россиянең 85 төбәгеннән, шулай ук Казахстан, Вьетнам, Сербия, Үзбәкстан, Кытай илләреннән югары уку йортларында белем алучы студентлар катнаша. Теркәлү саны буенча иң активлар – булачак башлангыч сыйныф укытучылары, чит тел укытучылары (инглиз теле), математика укытучылары һәм педагог-психологлар. Катнашучыларның гендер составы тигез: ир-атлар һәм хатын-кызлар конкурска бер үк дәрәҗәдә кызыксынганнар.
Биремнәрне үтәгәндә катнашучыларга очраклы сайлап алу ысулы белән сораулар билгеләнә, бу катнашучыларның һәрберсе өчен сораулар санын арттыра.
«Безнең максат – студентларны бәяләү генә түгел, аларга мәктәптә эшләргә туры киләчәк материалларны күрсәтү дә. Укытучы укучыларга үзенең фәнен яхшы белүе белән генә чикләнмичә, киң даирәгә ия булуы да кызыклы. Безнең тестлар конкурсантларга үз белемнәрен системалаштырырга ярдәм итәр дип ышанабыз. Әзерлектә иң мөһиме – креатив булудан курыкмаска, катнашучыларның барысы да уңышлы булачагына ышанам», - дип билгеләп үтте «Киләчәк укытучысы. Студентлар» проекты җитәкчесе Андрей Богданцев.
Тест нәтиҗәләре буенча иң югары балл җыйган 600 катнашучы 24 февральдән 9 апрельгә кадәр Россиянең 6 төбәгендә узачак төбәкара ярымфиналларга чакырылачак. Тест узган барлык конкурсантлар да катнашучы сертификаты алачак.
Ярымфинал нәтиҗәләре буенча проект финалына узачак 150 студент ачыкланачак.
Мәгълүмати белешмә:
«Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешма РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылды. Оешманың төп максатлары: социаль мобильлекне арттыру, гражданнарның шәхси һәм профессиональ яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, шулай ук Россиядә нәтиҗәле социаль баскычлар булдыру. «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБОның күзәтчелек советын РФ Президенты Владимир Путин җитәкли.
«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО 26 проектны берләштерә торган шул исемдәге платформаны үстерә: «Россия Лидерлары» Идарәчеләр конкурсы, «Россия лидерлары. Сәясәт» конкурсы. Сәясәт», «Мин – профессионал» Студентлар олимпиадасы, «Минем беренче бизнесым» Халыкара конкурсы, «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы, «Карьера вакыты» Бөтенроссия проекты, «Россия үзиреклеләре» Бөтенроссия конкурсы, «ТопБЛОГ» проекты, «Профстажировка 2.0" проекты, «Мәдәни код» проекты, «Россия Студентлар язы» фестивале, «Кунакчыллык осталары» Бөтенроссия конкурсы, «Яшьләр инициативаларының грант конкурсы», «Цифрлы алгарыш» конкурсы, «Киләчәк укытучысы. Студентлар» һөнәри конкурсы, «Елның иң яхшы социаль проекты» конкурсы, «РМУХ – Җирле үзидарә территориясе» Бөтенроссия проекты, «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча ярышлар, «Идарә ит!» менеджмент буенча бөтенроссия яшьләр кубогы, «Ел студенты» Россия милли премиясе, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәте, «Минем белән хыяллан» Хәйрия проекты, «Вожатыйлар лигасы» Бөтенроссия конкурсы, «Минем илем – минем Россия» конкурсы, «CASE-IN» халыкара инженерлар чемпионаты, «НТИ Junior Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы һәм «Политологлар конкурсы» (ЭИСИ белән берлектә үткәрелә).
«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО эшчәнлеге кысаларында 2019 елның февралендә белем бирү үзәге – «Сенеж» идарә остаханәсе булдырылды. Ул актив гражданнарның, шул исәптән заманча профессиональ әзерлек узган һәм илгә һәм җәмгыятькә җаваплы хезмәт итүнең берләштерелгән компетентлы дәүләт хезмәткәрләренең генерациясен формалаштырырга тиеш.