29 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан мәгариф оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен хокук буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.
Хокук буенча олимпиадада республиканың 30 муниципаль берәмлегеннән 228 укучы катнашты.
8 сыйныф укучылары өчен хокук буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатыннан Роман Моисеев җиңүче булды.
Хокук буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында Арча районы, Казан һәм Чаллы мәгариф оешмаларыннан 29 укучы җиңүче булды.
Татарстанның 14 муниципаль районыннан (Актаныш, Әлмәт, Арча, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Кукмара, Питрәч, Саба, Сарман, Теләче, Чистай), шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 61 укучы олимпиада призерлары булды.
Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университеты (Мәскәү шәһәре), В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студентлары һәм аспирантлары катнашты. Алар узган елларда мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар булганнар иде.
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны лаеклы уңышлары белән котлыйбыз!