Казан һәм Түбән Кама укучылары икътисад буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

28-30 гыйнвар көннәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татарстан белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен икътисад буенча бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.

Икътисад буенча олимпиадада республиканың 16 муниципаль берәмлегеннән 108 укучы катнашты.

8 нче сыйныф укучылары өчен икътисад буенча мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында Казанның белем бирү оешмаларыннан 2 укучы җиңүче булды, Актаныш һәм Түбән Кама районнарыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 7 укучы призер булды.

Казан һәм Түбән Кама гомуми белем бирү оешмаларыннан 9 укучы икътисад буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында җиңүче булды.

Казан һәм Түбән Камадан 17 укучы олимпиада призерлары булды.

Олимпиадада катнашучыларны В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты,  А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты һәм Физика институты профессорлар-укытучылар составы хезмәткәрләре бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International