28-30 гыйнварда Татарстанда рус теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Бу ярышта Татарстанның 28 районыннан 4-8 сыйныфлардан 181 укучы катнашты. Алар барысы да муниципаль этапта тиешле күләмдә балл җыйдылар яки узган елгы олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.
Олимпиада бер турда узды. Катнашучылар лингвистик биремнәрне эшләделәр, алар барышында укучылар фонетик, морфем, сүз белеме һәм морфологик анализ күнекмәләрен, лексика һәм рус теле этимологиясен белүләрен, рус теле тарихы өлкәсендә хәбәрдар булуларын күрсәттеләр.
Укучыларның эшләрен жюри әгъзалары бәяләде. Ул Казан федераль университетының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы, «Клиник лингвистика» фәнни-тикшеренү лабораториясе доцентларыннан һәм укытучыларыннан гыйбарәт иде.
Олимпиаданың җиңүчеләре булып түбәндәге катнашучылар танылды:
- София Гаврилова, Түбән Кама районының 22 нче гимназиянең 4 сыйныф укучысы;
- Анна Коровина, Чаллы шәһәре 77 нче гимназиянең 4 сыйныф укучысы;
- Владислав Шевелев, Чаллы шәһәренең А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 5 сыйныф укучысы;
Мария Молькова, Казан шәһәре Вахитов районының 96 нчы гимназиясе 6 сыйныф укучысы;
- Альмира Гыйззәтуллина, Казан шәһәре Яңа Савин районының 23 нче лицейның 7 сыйныф укучысы;
- Карина Антонова, Казан шәһәре Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.
Призлы урыннарны Татарстанның 19 муниципаль районыннан 82 укучы алды.