Татарстан районнарында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына старт бирелде

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

29 гыйнвар көнне Чаллы шәһәрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылуга багышланган бәйрәм концерты узды. «Энергетик» мәдәният йортында узган тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Рәсми өлеш башланыр алдыннан ул учреждение холлында оештырылган күргәзмәне карады. Анда удмурт, мари, мордва, казах, башкорт һәм башка халыкларның милли киемнәре тәкъдим ителде. Күргәзмәдә катнашучылар мэрны төрле халык биюләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Хәзер Чаллыда 22 милли берләшмә эшли.

Бер атна элек тантаналы чаралар Апас районының мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә узды. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары туган телләрдә шигырьләр сөйләделәр, халык җырларын башкардылар, милли биюләр тәкъдим иттеләр. Район чараларында барлыгы 400 дән артык кеше катнашты.

Әлмәт районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу Р. Фәхретдин  исемендәге 1 нче гимназия базасында оештырылды. Бәйрәм төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, киемнәрен тәкъдир итүдән башланды. Нефтьчеләр башкаласында 50дән артык милләт вәкиле яши.

Чистайда Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы «Чистай көйләре» концерты белән ачылды. Чара Бөтендөнья татар конгрессының район бүлекчәсе, Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International