«Вестник образования» электрон журналының быелгы беренче саны махсуслашкан мәктәпләр үсешенә багышланган

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

«Россиянең махсус мәктәпләре: үсеш векторы»  –  Россия мәгариф министрлыгының» «Вестник образования»  электрон журналының гыйнвар саны темасы әнә шундый. Бүгенге көндә илдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид саналган 1 млн 700 меңнән артык укучы исәпләнә. Шул ук вакытта сәламәтлек торышына карамастан, барлык балаларга да сыйфатлы белем бирелә. Мондый балалар инклюзив, шулай ук җайлаштырылган белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы махсус белем бирү оешмаларында да укый ала. Бу хакта укучыларга мөрәҗәгатендә Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Денис Грибов сөйләде.

«Безнең өчен балаларның сәламәтлеген саклап кына калмыйча, ныгыта, үсеш үзенчәлекләренә, аларның һәрберсенең шәхси мөмкинлекләренә сыгылмалы итеп җайлана торган белем бирү мохите булдыру аерым әһәмияткә ия. Безнең өстенлекле юнәлешебез – белем бирү процессының сыйфатын күтәрү, шул исәптән аның эчтәлеген яңарту аша да», – дип аңлатты Денис Грибов.

Министр урынбасары 2019 елдан «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында махсуслашкан мәктәпләрнең матди-техник базасын яңарту буенча аерым чара гамәлгә ашырылуын искәртте. Проектның озайтылган версиясендә әлеге чара сакланган. Мондый оешмаларның әһәмиятлелеген аңлап, Россия мәгариф министрлыгы 2030 елга илнең барлык махсуслашкан мәктәпләренең инфраструктурасын җиһазландырырга һәм яңартып корырга планлаштыра.

Белем бирүнең эчтәлеге һәм махсус мәктәпләрнең матди-техник базасының ничек яңартылуы турында Россия мәгариф министрлыгының Балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Лариса Фальковская сөйләде. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган һәм инвалид балаларны социальләштерүнең, аларның үз вакытында профориентацияләнүенең һәм һөнәри үзбилгеләнешенең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Аерым белем бирү оешмаларында – махсуслашкан мәктәпләрдә – хезмәт тәрбиясе уку процессында үзәк урыннарның берсен алып тора – балалар биш-тугыз ел дәвамында атнасына 12 уку күнекмәләренә өйрәнә. Укучыларга киләчәктә хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган белгечлек буенча эшкә урнашу өчен кирәк булачак күнекмәләрне алу бик мөһим», –  дип ассызыклады Лариса Фальковская.

Белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү, аларны социальләштерү заманча җиһазлар белән җиһазландырылган гармонияле киңлектән башка мөмкин түгел. Россия Фәннәр академиясенең Коррекцияле педагогика институты директоры Татьяна Соловьева фикеренчә, «яңа эш остаханәсе һәм заманча җиһазлар белән җиһазландырылган уку кабинетлары ярдәмендә эш киңлеген укучыларның аерым белем бирү ихтыяҗларын канәгатьләндереп, сыгылмалы итеп үзгәртергә мөмкин».

Шулай ук «Вестник образования» журналының яңа чыгарылышында Брянск, Воронеж, Калининград өлкәләре һәм Красноярск крае аерым белем бирү оешмаларын (махсус мәктәпләр) яңартуның нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Алар барысы да – инновацион карарларны ачыклау һәм трансляцияләү өчен гамәлгә ашырыла торган чаралар кысаларында үткәрелә торган «Доброшкола-2020» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр.

Моннан тыш, үз төбәкләрендә махсуслашкан мәктәпләрне үстерүнең юл карталары турында Ленинград, Ульяновск, Воронеж өлкәләре, Кабарда-Балкар Республикасы һәм Камчатка крае мәгариф өлкәсендә башкарма хакимият органнары вәкилләре сөйләде.

«Методик тәҗрибә», «Документлар» һәм «Вакыйгалар календаре» сәхифәләре яңа материаллар белән тулыландырылды. «Яңалыклар» рубрикасы Россия мәгариф министрлыгының «Вестник образования» электрон журналы сайтында көн саен яңартыла һәм ил төбәкләрендә мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларга күзәтү ясала.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Вестник образовании» электрон журналы ай саен чыга, аннан язылуны рәсмиләштермичә, ирекле файдалан мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International