ТР мәктәпләрендә парламент дәресләре Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланачак

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Парламент дәресләре Татарстан мәктәпләрендә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын багышлаячак. Бу хакта бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында узган тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм ТР Халыклар ассамблеясе советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

«Республикада парламент дәресләре үткәрү матур традициягә әйләнде. Бу Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган уртак проекты»,–  дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, бу проект укучыларда сәяси-хокукый культура һәм  актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә. «Без балаларны дуслык, хөрмәт һәм зур сәяси җаваплылык рухында тәрбияләргә тиеш»,– дип өстәде ул.

Парламент башлыгы сүзләренә караганда, 9 февральдә әлеге проект буенча эшне җайга салу өчен укытучылар һәм методик бүлек җитәкчеләре белән очрашу булачак. Парламент дәресләре Татарстанның барлык мәктәпләрендә 15-20 февральдә узачак.

Тантаналы чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан ТР Халыклары ассамблеясе оештыра торган вакыйгалар циклына старт бирелүгә багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International