Татарстанда туган телләрне саклау өчен ел саен 150 млн. сумга якын акча бүлеп бирелә

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Татарстанда туган телләрне саклауга бюджеттан ел саен 150 млн. сум тирәсе акча бүлеп бирелә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм ТР Халыклары ассамблеясе советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар дуслыгы йортында узган тантаналы чарада белдерде.

Парламент башлыгы искәртеп үткәнчә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында 2021 нче Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан итте.

«Татарстанда бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелә. Тиешле норматив-хокукый база булдырылды, телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү, татар халкының милли үзенчәлеген саклау, мәдәниятне үстерү, халык иҗатына ярдәм итүгә юнәлдерелгән дәүләт максатчан программалары эшли», — дип ассызыклады ул.

Аның сүзләренә караганда, туган телне электрон укыту системасын кертү буенча зур эш алып барыла. Мәсәлән, 2013 елдан башлап татар теленә дистанцион өйрәтү буенча бушлай «Ана теле» онлайн-мәктәп эшли.

«Хәзерге вакытта мәктәптән файдаланучылар саны якынча 28 мең кеше тәшкил итә, шул исәптән меңнән артыгы — чит илләрдән», — дип ачыклык кертте ул.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада телләрнең күптөрлелеген саклау өчен фәнни, мәдәни һәм белем бирү характерындагы чаралар күп. Мәсәлән, татар һәм рус телләре буенча халыкара олимпиадалар, туган телләр буенча республика олимпиадалары, мәктәп театрлары фестивальләре, этнокультура компонентлы мәктәп укучылары слетлары, тикшеренү эшләре конкурслары, тел лагерьлары һәм башкалар.

«Республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 1 гыйнварда гына башланмаган һәм 31 декабрьдә тәмамланмас, дип ышанабыз. Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр үзенчәлеге шунда ки, алар соңгы карарга ия түгел һәм даими игътибар таләп итә. Якынлашып килүче халык санын алу нәтиҗәләре, яңартылган Конституциядә беркетелгән әлеге бик тә нечкә өлкәдә принциплар һәм алымнар, барлык этнос һәм конфессияләр мәнфәгатьләрен исәпкә алып, дөрес идарә итү карарларын кабул итүгә үз өлешләрен кертерләр дип ышанам», — дип тәмамлады чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.

Тантаналы чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан халыклары Ассамблеясе оештыра торган вакыйгалар циклына старт бирелүгә багышланган иде. Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында Россиянең төрле почмакларыннан килгән рәссамнар картиналары күргәзмәсе ачылды, шулай ук концерт узды, анда төрле милләт вәкилләре булган коллективлар һәм башкаручылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International