Түбән Кама янындагы Борок авылында күпфункцияле үзәк ачылды. КФҮнең мәйданы 600 кв. метр тәшкил итә һәм 15 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, 14 урынга исәпләнгән мәктәп һәм китапханәне үз эченә ала.
Объектны узган елның маенда төзи башладылар. Аны өлкәннәр генә түгел, балалар да көтте. Хәзер мәктәп укучыларына һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә үз белем бирү учреждениеләренә берничә километр арада йөрергә туры килмәячәк.
Тантаналы ачылыш авыл халкы, район хакимияте, авыл җирлеге вәкилләре һәм төзүчеләр катнашында узды. Кызыл тасма урынына учреждение җитәкчесе символик ачкыч алды.
Бакчада интерьер якты буяулар белән эшләнгән. Балалар бакчасы киенү-чишенү бүлмәсе, уеннар һәм дәресләр өчен төркем, йокы бүлмәсе һәм санузел белән җиһазландырылган. Шулай ук заманча җиһазландырылган кер юуу бүлмәсе дә бар. Моннан тыш, бинада котельный бар. Балалар бакчасына өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар йөри. Бирегә эләгергә теләүчеләр бик күп иде. 45 кеше гариза тапшырган, әмма 16 балага гына бәхет елмайган. Штат зур түгел: ике тәрбияче һәм ике няня.
Мәктәптә ике компактлы сыйныф бүлмәсе һәм зур спорт залы бар. Әлегә учреждение комплектланмаган – бу эш белән яңа уку елы якынлашканда шөгыльләнә башлаячаклар.
«Мәктәп һәрвакыт авылның үзәге булып тора, шуңа күрә мәктәп булганда, мәктәптә яшьләр бари кән, авыл исән, ул чәчәк ата һәм үсә ала», — дип ассызыклады Түбән Кама районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Гыйниятуллин.
Китапханәнең китап фонды 1 мең данәдән артык тәшкил итә – биредә укырга гына түгел, ә төрле чараларда катнашырга да мөмкин булачак.
Күпфункцияле үзәк төзелешенә республика бюджетыннан 47 млн. сум бүлеп бирелгән. Төзелеш белән тәҗрибәле эшчеләр шөгыльләнгән, алар Түбән Кама районында бик күп объектлар төзегән.
Мәдәни-белем бирү үзәге исемен бик озак сайладылар. Нәтиҗәдә, «Боровичок» торак пункты атамасына тукталдылар. Объект Борок авылында яшәүчеләргә генә хезмәт күрсәтмәячәк. Мәктәпкә һәм балалар бакчасына күрше өч авыл җирлегеннән килгән балалар йөриячәк.