Мамадыш районы авыл мәктәбендә укучылар өчен бердәм меню кертелде

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Мамадыш районы Түбән Ушма авылы мәктәбендә ата-аналар комитеты барлык балалар өчен бердәм меню булдыру турында карар кабул итте. Хәзер биредә барлык укучылар да — башлангыч сыйныфлардан алып югары сыйныфларга кадәр кадәр — бер үк төрле туклана.

2020 елның сентябреннән РФ Президенты Владимир Путин карары буенча мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлар аерым меню буенча бушлай тукланалар. Федераль бюджеттан бер көнлек рационга 51 сум 85 тиен бүлеп бирелә.

Өлкәнрәк балалар туклануга акча өлешчә тапшыра, өлешчә сумма төбәк һәм муниципаль бюджетлардан алына. Бу сумма башлангыч сыйныфларга федераль бюджет биргән акчадан кимрәк булып чыкты. Димәк, өлкән сыйныф укучыларының порциясе дә азрак.

Мәктәп директоры Илшат Шәйдуллин бюджетны федераль, район һәм мәктәп акчаларына бүлеп караулары һәм ата-аналарга күпме акча түләргә кирәклеген исәпләүләре турында сөйләде.

Бер-ике баланың әти-әниләре — 34 сум, өч укучының әти-әниләре – 27 сум, дүрт һәм аннан да күбрәк баласы булган ата-аналары 19 сум өстиләр.

«Элек алар бөтенләй түләмәгән», —  дип билгеләп үтте мәгариф учреждениесе җитәкчесе.

Түбән Ушма мәктәбен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габдрахманов та хуплады, мәктәпне пешекче ярдәмчесе белән тәэмин итте. Хәзер 86 балага ике кеше әзерлиләр. Укучылар мәктәп ашханәсеннән канәгать.

«Безне бик тәмле ашаталар. Барысы да ошый. Боткалар да, макароннар да бирәләр. Ит һәм балык еш була. Аш һәрвакыт җылы», —  дип сөйләде укучы Софья Потемкина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International