Бер ел эчендә Казан укучылары фандоматларга 6 тонна икенчел чимал тапшырды

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Бер ел эчендә Казан мәктәпләрендә урнаштырылган 20 фандомат 6 тонна чиста калдык кабул иткән. Бу хакта «Ростех» дәүләт корпорациясенә кергән «РТ-Инвест» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

12 ай эчендә мәктәп укучылары 200 меңнән артык пластик шешә һәм 25 мең алюминий банка җыйганнар. Барлык фандоматлар да калдыкларны җыю мониторингы шәһәр системасына тоташтырылган, шуңа күрә «РТ-Инвест»  Казан региональ операторы – «ПЖКХ»  ИК – җыелган калдыкларны оператив рәвештә алып чыгып, эшкәртүчеләргә җибәрә.
Уртача алганда, һәр фандомат ике көн эчендә тутырыла. Пилот проекты тараны автомат рәвештә җыю системасының нәтиҗәлелеген раслады. Җыелган барлык 6 тонна тара да өстәмә сортировкалау таләп итми һәм брикетлаштырылганнан соң шунда ук эшкәртүгә юнәлтелә. Мондый күләмдә пластиктан 120 урам эскәмиясе яки 15 мең футболка, ә җыелган алюминийдан эчемлекләр өчен яңа банклар ясарга була.

Иң күп савытлар җыйган 20 укучы кыйммәтле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International