И. А. Крыловның рус һәм татар телләрендә мәсәлләрен уку буенча «Үзебезгә Крыловның мәсәл дөньясын ачабыз» дигән республика конкурсына гаризалар кабул ителә

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Конкурс язучы И.А. Крыловның әдәби мирасын популярлаштыру, аның иҗатына кызыксынуны үстерү һәм Татарстан Республикасы гражданнарының укыту-танып-белү эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннан үткәрелә.

Конкурсның төп бурычлары:

- иҗади сәләтләрне үстерү һәм авторның сәнгати уй-фикерен белдерә ала торган иң талантлы башкаручыларны ачыклау;

- патриотик тәрбия формалаштыру;

- Татарстан Республикасы халкының иҗади үз-үзләрен күрсәтүен һәм инициативаларга активлаштыру;

- халыкны иҗади һәм тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү;

- Татарстан Республикасы гражданнарын илнең әдәби мирасына тарту.

Конкурста барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Конкурска шәхси гаризалар кабул ителә. Конкурс шартлары, бәяләү критерийлары белән тулырак Нигезләмәдә танышырга була. Гариза формасы кушымта итеп бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International