Сергей Кравцов тарих буенча мәктәп укытучыларының Бөтенроссия конгрессын оештыру комитеты рәистәше булды

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2021 елда Мәскәүдә тарих укытучыларының беренче Бөтендөнья  конгрессын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты составы расланды. Бу хактагы боерыкны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады. Оештыру комитетының рәистәшләре - Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты (РФА) фәнни җитәкчесе Александр Чубарьян.

Оештыру комитеты рәисе урынбасары итеп мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк билгеләнде.

Комиссия составына барлыгы 31 кеше керде, шул исәптән министр урынбасарлары, РФА институтлары җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары.

Конгресста тарих укытучы педагоглар һәм төрле илләрдән килгән оешмалар катнашыр дип көтелә.

Мәгариф министрлыгы экспертлар, укытучылар һәм ата-аналар катнашында тарихны укыту формаларын һәм методларын үстерү буенча масштаблы эш алып бара. Бу эшнең нәтиҗәсе, аерым алганда, мәктәпләрдә 2020 елның көзендә расланган «Россия тарихы» уку курсы концепциясе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International