"Профстажировка 2.0" проектының студентлар эшләре конкурсының дүртенче сезоны илнең алдынгы компанияләренә стажировка узу мөмкинлеге бирә, дип хәбәр итә "РСВ"АКБО матбугат хезмәте.
"Профстажировка 2.0" – "Россия – мөмкинлекләр иле" Президент платформасының һәм ОНФның уртак проекты.
Яңа сезонның беренче этабы, кейслар сайлау һәм аларны чишүгә гаризалар бирү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Простажировка.рф онлайн-платформасында 1426 партнер-эш бирүчедән 4800 кейс бар инде. Бу реаль бизнес-бурычлар, аларны хәл итү булачак белгечләргә практикада үз белемнәрен кулланырга, шулай ук фәнни проектларны үстерергә мөмкинлек бирә.
Кейска гариза расланганнан соң, конкурста катнашучыларга йомгаклау эшләрен 15 июньгә кадәр җибәрергә кирәк. Эш бирүчеләр аларны 15 июльгә кадәр бәяләячәк, шуннан соң җиңүчеләрне билгеләячәк.
"Узган өч сезонда "Профстажировка 2.0" проектында 200 меңнән артык студент катнашты. Без җиңүчеләрнең күбесенең, компанияләрнең кадрлар резервына эләгеп, стажировка һәм практиканы уңышлы узуларын күрәбез. Кайберәүләр шунда ук эшкә урнашу турында тәкъдим алалар һәм үз проектлары өстендә инде хезмәткәрләр статусында эшләүләрен дәвам итәләр. Моннан тыш, конкурсантларның бер өлеше эш бирүчеләрнең кейсларын үз студент эшләре, шул исәптән фәнни эшләре өчен нигез буларак куллана. Бу тенденцияне күреп, без балаларга мондый проектлар өстендә нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирә торган кейслар санын арттыру турында карар кабул иттек", – дип, матбугат хезмәтендә "Россия – мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры, ОНФ Үзәк штабы рәистәше Алексей Комиссаров шәрехләрен китерделәр.
Платформага кушылган һәм кейсларын урнаштырган эш бирүче-партнерлар арасында "Внуково" халыкара аэропорты, МегаФон, РТРС,"Сибинтек" ИК ҖЧҖ, "ННК-Хабаровскнефтепродукт" ГАҖ, Мәскәүдә Инвестицион һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча штаб, "Россельхозбанк"АҖнең Башкортстандагы филиалы,"Росгосстрах" ИКның Хабаровск филиалы һәм башкалар бар.
Студентлар эшләре конкурсының беренче сезонында 505 студент җиңүче булды, икенчесендә – 636 студент. Өченче сезон нәтиҗәләре февраль аенда билгеле булачак.
"Профстажировка 2.0" проекты "Мәгариф" илкүләм проектының "Һәркем өчен социаль лифтлар" федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.