Рособрнадзор җитәкчесе Россия мәктәпләрендә цифрлы белем бирү мохитен үстерү турында сөйләде

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Россия мәктәпләре директорларының 90%ы укытучыларда цифрлы технологияләр куллану буенча кирәкле компетенцияләр булуын билгеләп үтә, дип сөйләде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының «Педагогик осталык кышкы мәктәбе» кысаларында чыгыш ясаганда. Аның сүзләренә караганда, 2020 елда үткәрелгән сорашып белешүләр бу хакта сөйли, шул исәптән милли белем бирү сыйфатын тикшерү кысаларында.

«Укытучылар корпусы составы шактый яшәрде. Дистанцион укуга күчкәндә цифрлы технологияләрне куллану белән бәйле проблемалар, нигездә, өлкәнрәк яшьтәге укытучыларда барлыкка килде, һәм монда Мәгариф министрлыгы һәм төбәк министрлыклары узган елның язында, аларны тиз һәм сыйфатлы итеп яңадан укыту өчен, бөтен көчләрен куйды», — дип билгеләп үтте Анзор Музаев.

Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрнең 80%ы нәтиҗәле цифрлы платформаларга ия. Һәр өченче педагог дистанцион белем бирүдә уңай аспектларны билгеләп үтте, педагогларның 25%ы мондый уку формасы – уку процессын индивидуальләштерүгә этәргеч, дип саный.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе 2020 елда БДИда барлык фәннәр буенча уртача тест баллары узган еллар белән чагыштырганда сизелерлек үзгәрмәде, дип билгеләп үтте. "Без дистанцион укуга күчү сәбәпле, әзерлек дәрәҗәсендә җитди уңышсызлыклар булмавын күрдек", – диде ул.

Шул ук вакытта, Анзор Музаев фикеренчә, дистанцион формат традицион көндезге укытуны тулысынча алыштыра алмый.

Анзор Музаев искәртеп үткәнчә, 2021 елда информатика буенча БДИ беренче тапкыр компьютерда үткәреләчәк. «Хәзерге вакытта барлык төбәкләр дә имтихан үткәрү форматына әзер, кирәкле компьютер җиһазлары сатып алынды. Яз көне без имтиханның компьютер формасын штат режимына кертер алдыннан йомгаклау апробациясен уздырачакбыз", –  дип белдерде ул.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт башлыгы информатика сайлау буенча БДИ фәннәре арасында популярлаша баруын билгеләп үтте. Ел саен бу фәнне тапшыручылар саны 7-8% ка арта.

Анзор Музаев сүзләренә караганда, якындагы елларда компьютер форматына укучылар яза торган кайбер контроль һәм тикшерү эшләре дә күчерелергә мөмкин.

2021 елда Россиянең дүртенче сыйныф укучылары, башка илләрдән килгән яшьтәшләре белән бергә, компьютерларда узачак PIRLS уку грамоталылыгын халыкара тикшеренүдә катнашачаклар. “Россия бу тикшеренүдә алдынгы позицияләрне били, һәм мин ышанам ки, без, яңа компьютер форматына карамастан, югары нәтиҗәләребезне расларбыз”, — дип белдерде Анзор Музаев.

«Педагогик осталыкның кышкы мәктәбе» мәгълүмати-белем бирү чарасы Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тарафыннан оештырылды. Аның максаты – һөнәри педагогик берләшмә эчендә тәҗрибә уртаклашу. Февраль дәвамында «Кышкы мәктәп» мәйданчыгында педагоглар, психологлар, мәктәп директорлары, югары уку йортлары ректорлары, башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм башка экспертлар онлайн-форматта мәгариф системасын үзгәртеп кору, белем бирү процессын цифрлаштыру, белем бирү методлары һәм технологияләре, башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International