Чаллы шәһәренең яңа төзелә торган балалар бакчаларына электрон язылу ачылды. Бу хакта журналистларга шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.
Шәһәрнең балалар бакчаларында төркемнәрне комплектлаштыру агымдагы елның 1 апрелендә башланачак, һәр мәктәпкәчә учреждениенең кабул итү мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләре турында мәгълүмат 15 мартта ук ачык булачак. Нәниләр мәктәпкәчә учреждениеләргә 1 сентябрьдән үз яшьләренең үзенчәлекләреннән чыгып йөри башлаячак.
«Ата-аналар балалары өчен, аның урнашу урыны һәм белем бирү-тәрбияләү, сәламәтләндерү программаларының урнашу үзенчәлекләрен исәпкә алып, нәкъ менә бу балалар бакчасының ни дәрәҗәдә кирәклеген ачыкларга тиеш», — дип билгеләде Башкарма комитет вәкиле.
Р. Хуҗин шулай ук ата-аналардан төзелә торган балалар учреждениеләренә игътибар итәргә кушты. «Яңа балалар бакчалары „Электрон балалар бакчасы“ автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелде. Алар төзелә торган урыннарда мондый учреждениеләргә ихтыяҗ зур. Шуңа күрә чиратны оперативрак формалаштырып, төркемнәрне комплектлау белән шөгыльләнәсе килде", – дип аңлатты спикер.
Чаллыда балалар бакчалары Орловка бистәсенең «Притяжение» торак районында, «Прибрежный» торак районының 34нче микрорайонында, Яшьлек проспекты артындагы 63нче микрорайонда төзелә. Яңа объектлар төзелеше «Демография» илкүләм проекты буенча алып барыла. Бакчалар 660 баланы кабул итә ала, шул исәптән 360 ясле яшендәге бала.