ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшендә катнашты

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2 февральдә Казанда мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» дигән кайнар линия эшләде. Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре җавап бирде.

«Хатын-кыз игътибары»  «кайнар линиясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил белән берлектә оештырыла.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, бу юлы депутатлар кайнар ризык темасына очраклы гына мөрәҗәгать итмәгән. Якын арада Биектау районында Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы булачак, анда парламентарийлар әлеге мәсьәләләрне җентекләп тикшерәчәк. Утырышка әзерлек барышында депутатлар үз сайлау округларындагы мәктәпләрдә булдылар, анда туклануны оештыру шартлары белән таныштылар, мәктәп менюсыннан аш-суны татып карадылар, балалар, ата-аналар, педагоглар белән аралаштылар.

 «Бу федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән зур акчалар безнең балалар сәламәтлегенә нәтиҗәле эшләвен аңлау өчен дә кирәк, – дип ассызыклады Татьяна Ларионова.  – Кайнар ризык мәсьәләләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың Иҗтимагый палатасы, ТР Прокуратурасы дәрәҗәсендә даими рәвештә тикшерелүгә карамастан, сораулар килү дәвам итә».

Татьяна Ларионова искәртеп узганча, РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча узган елның 1 сентябреннән башлап барлык башлангыч мәктәп укучылары да бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән.

«Без аңлыйбыз, әле барлык мәктәп азык-төлек блокларының көн саен кирәкле күләмдә аш-су әзерли алмый, шуңа күрә балаларга хезмәт күрсәтү формасы төрле. Казанның җәмәгать туклануы департаменты шәһәр балаларына гына түгел, якын-тирә муниципаль оешмаларга да хезмәт күрсәтә. Узган ике атна эчендә мин Лаеш районы мәктәпләрендә булдым. Туклануны оештыру эшенә бәя бик уңай», –дип билгеләп үтте «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе.

Татьяна Ларионова башлангыч мәктәптән тыш, урта һәм өлкән сыйныфлар турында да онытырга ярамый, дип белдерде.

Узган елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә ата-аналар контроле системасы кертелде. Һәр мәктәп ата-аналарның мәктәп ашханәсенә бару графигын эшли. Әмма, депутатлар адресына туклану мәсьәләләре буенча аноним мөрәҗәгатьләр керүен исәпкә алып, Татьяна Ларионова ата-аналар контроле формасын камилләштерергә кирәк, дип саный.

«Һәр мәктәпкә тикшерүче килмәячәк һәм депутат та кермәячәк. Әмма ата-аналар җәмәгатьчелеге белән кире элемтә аша күп нәрсә эшләргә була. Ата-аналарның мондый  контрольгә хокукы һәм бурычы бар. Барлыкка килгән мәсьәләләрнең кичекмәстән хәл ителүе мөһим", – диде ул, моңа басым ясап.

«Кайнар линия» барышында күп балалы гаиләләрдәге ата-аналардан, шулай ук балалары авыру, шулай ук теге яки бу продуктларга аллергия булган ата-аналардан да шалтыратулар яңгырады.

«Бу мәсьәләләрне шәхси хәл итү өчен формалар һәм мөмкинлекләр бар. Аларны бала файдасына һәм  оператив рәвештә карарга кирәк. Без бүген кергән мөрәҗәгатьләрне туплыйбыз һәм, һичшиксез, безнең депутатларны ашханәләр эшендә кимчелекләр булган мәктәпләргә җибәрәчәкбез. Без ТР Хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле иң катлаулы мәсьәләләрне гомумиләштерәбез, – дип нәтиҗә ясады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. –Болар барысы да балалар өчен генә эшләнә. Балалар – безнең киләчәгебез, дигәндә, сүзләрдән эшкә күчәргә кирәк. Балаларны дөрес тукландыруны оештыру – ул сәламәтлеккә юл».

ТРда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләвенчә, ата-аналар барлык мәктәп укучыларына да бушлай туклану мөмкинлеген киңәйтүне сорый. Кергән сорауларның тематикасына анализ ясасаң, ата-аналар ризыкның сыйфаты өчен түгел, ә туклануны оештыру турында күбрәк борчылалар.

«Бүген туклану яхшы булсын өчен күп акча сарыф ителә. Ә ул нинди җиһазларда һәм нинди технология буенча әзерләнүгә бәйле. Хакимият органнары, муниципалитетлар бу планда вакытны узып эшлиләр, мәгариф бүлекләре, Роспотребнадзор белгечләре катнашында мәктәпләрне кабул итү югары дәрәҗәдә бара, чөнки сүз балалар тормышы иминлеге турында бара», – дип ассызыклады ул.

Сәрия Сабурская туклану культурасының мөһимлеген билгеләп үтте, аны формалаштыру эше, барыннан да элек, ата-аналар катнашында башкарылырга тиеш.

«Бүген ата-аналар белән эшләү мөмкинлекләре бар, аларга хәтта мәктәпкә дә килергә кирәкми. Мәгълүмати технологияләр ярдәмендә, социаль челтәрләрдә Роспотребнадзор белгечләре, педиатрлар, мәктәп администрациясе белән туклануны ничек оештырырга кирәклеге турында фикер алышу өчен очрашулар оештырырга мөмкин. Туклану культурасының һәр балага кадәр барып җитүе мөһим», –  дип ассызыклады омбудсмен.

"Кайнар линия" эшендә катнашкан ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина республикада 210 мең башлангыч сыйныф укучысы бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән, дип билгеләп үтте. 5-11 сыйныф укучыларына 8 сум күләмендә республика субсидиясе бүлеп бирелә.

Кайнар линия эшендә депутатлар Светлана Захарова, Альбина Насыйрова, Рузилә Тимергалиева, Лилия Маврина, Елена Кузьмичева, Римма Ратникова, Алсу Тарханова, Светлана Вострикова катнашты.

Көн дәвамында 31 муниципаль берәмлектән 105 мөрәҗәгать керде. Җентекләп карау өчен алар барысы да профильле ведомстволарга, шулай ук республика шәһәрләре һәм районнары башкарма комитетларына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International