Әлки районының Әхмәт төп мәктәбе укучылары тимурчылык эшен көчәйтте. Алар өлкән яшьтәге, ялгыз яшәүче авылдашларына хуҗалык эшләрендә булышалар. Кар чистарталар, кирәк булган очракта утын яралар, өйләрен җыештыралар.
Тимурчылар еш кына ялгыз яшәүче, сәламәтлегенә зарланган Заһидә Ситдыйковага баралар. Чираттагы тапкыр балалар аның өендә җыештырдылар, утын ярдылар. Пенсионер аңа өй эшләрендә булышкан балаларга зур рәхмәт белдерде.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы пандемия чорында Татарстан авылларында ялгыз яшәүчеләргә дарулар, азык-төлек, газеталар сатып алырга, бакча казырга һәм мунча ягарга ярдәм итәләр дип хәбәр иткән иде.