Әлмәттә 188 млн сумга балалар бакчасы төзеләчәк

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәттә, Урсала микрорайонында, 188 млн сумга 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Әлмәттә, Урсала микрорайонында 140 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше. Дәүләт контрактының башлангыч (максималь) бәясе-188 185 134,47 сум», – дип хәбәр ителә тендер документларында.

Балалар бакчасы бинасы ике катлы булачак. Ишегалдында кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары, шулай ук гомуми физкультура мәйданчыгы оештырыла. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен  бинага керү пандусы төзеләчәк.

Мәктәпкәчә учреждение бер яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән. Төзелешкә акча республика бюджетыннан биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International