Татарстан мәктәпләрен ашханәләрдә ризыкларның температурасын үлчәгечләр белән тәэмин итәчәкләр

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан мәктәпләрен уку йортларында әзер ризыкларның температурасын тикшерү өчен махсус үлчәгечләр белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта журналистларга ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина кайнар ашны оештыру буенча кайнар линия вакытында сөйләде.

«Мәктәп ашханәләрендә ризыкларның калуы турында иң күп мөрәҗәгатьләр килә. Без моның өстендә эшлибез, мәсәлән, аш-су температурасын тикшерү өчен термощуплар сатып алына», – диде мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле.
Әсәдуллина сүзләренә караганда, башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә әзерлек Татарстанда 1 сентябрьгә кадәр үк башланган. Республикада барлык мәктәпләрне дә тикшерделәр һәм җәй дәвамында тиешле тәртипкә китерделәр. Моннан тыш, бөтен республика буенча бердәм меню эшләнде.

«Бездә нинди дә булса мәктәптә балалар тукланмый кала дигән нәрсә юк. Атна саен җомга көннәрендә мәгариф министрының беренче урынбасары киңәшмә үткәрә, анда төбәкләрдә ата-аналар мөрәҗәгать иткән һәр очрак тикшерелә. 1 сентябрьдән ата-аналар контроле җайга салынган. Һәр белем бирү учреждениесендә әти-әниләрнең ашханәләрдә булу графигы бар. Алар өстәлләргә ризыклар ничек чыгарылуын, ризыкның калу-калмавын, балаларның ашарга өлгерүләрен күреп-тикшереп торалар», – дип билгеләп үтте Әсәдуллина.

Татарстанда башлангыч сыйныфлардан 210 меңгә якын бала бушлай кайнар ризык ала. Ашау өчен түләү  53 сум 41 тиен тәшкил итә. 5-11нче сыйныф укучыларына 8 сум күләмендә республика субсидиясе бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International