Путин: сыйныф җитәкчеләренә түләүләргә өч ел эчендә 225 млрд сум акча юнәлдереләчәк

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Якындагы өч елда сыйныф җитәкчеләре 225 млрд. сум күләмендә акча алачак.Әлеге  санны Россия Президенты Владимир Путин «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы лауреатлары белән очрашуда атады.

«Бары тик сыйныф җитәкчеләренә, ә бу 800 мең кеше, яки мәктәп укытучыларының гомуми санының 75 проценты, якындагы өч елда без бу армиягә укытучыларны ярдәм итүгә 225 миллиард сумга якын акча җибәрәчәкбез», –  диде дәүләт башлыгы.

«Мондый карар кабул иткәндә, без укытучының Россия гражданнарының яшь буынын тәрбияләүдә, җитлектерүдә зур роленә таяндык», – дип өстәде ул.

Путин шулай ук мәгариф өлкәсендә дәүләт приоритетларының үзгәрешсез калуын ассызыклады. «Без киләчәктә дә мәктәп, мәгариф системасы чын-чынлап заманча булсын (шул исәптән, тизләнешле интернет барлыкка килсен өчен), һәр бала үз талантын ача, белем дөньясында үз юлын таба, аңа укырга кызык булсын, ә укытучы дәүләт һәм җәмгыять ярдәмен тойсын өчен, барысын да эшләячәкбез», –  диде президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International