КФУда педагоглар өчен интерактив тренажер булдырылачак

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген дөньяның алдынгы университетларында һәм мәктәпләрендә компьютер симуляторлары актив кулланыла башлады. Алар укучыларга виртуаль дөньяда профессиональ гамәлләрнең киң спектрын сынап карарга мөмкинлек бирә. Казан федераль университетында педагоглар өчен интерактив тренажер булдырырга булганнар.

КФУ белгечләре дисциплинарара командасы тарафыннан эшләнгән кушымта педагогик белгечлек студентларына практикада укучылар белән эшләү күнекмәләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

«Сүз педагогларга, предмет укытучыларына, башлангыч мәктәп укытучыларына файдалы булган программа продуктларын эшләү турында бара, – дип уртаклашты КФУ Психология һәм мәгариф институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Шамил Шәймәрданов. –  Без виртуаль шартларда педагогларны әзерләү өчен реаль чынбарлыкка максималь якын булган компьютер уенын булдырырга ниятлибез».

Практикада укытучы конкрет проблемалы уку ситуацияләрендә төрле кыенлыкларга йогынты ясауның үзенә билгеле ысулларыннан чыгып педагогик карарлар кабул итә. Мавыктыргыч дәрес барышында тренажер психологик-педагогик дисциплиналар буенча белемнәрне ныгытырга һәм тиешле күнекмәләрне һәм осталыкларны эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу реаль мәктәп укучылары белән беренче практик дәрескә кергәндә педагогик хаталар санын киметәчәк, хәзерге вакытта реаль педагогик ситуацияләрне эшләү мөмкинлеге бирәчәк, югары квалификацияле педагогларны әзерләүнең сыйфатын күтәрүгә китерәчәк. Билгеле булганча, студентларда һөнәри компетентлыкны формалаштыру психологик-педагогик юнәлештәге бакалавриатта укытуның мөһим практик проблемасы булып тора.

«Без инде дәрес вакытында реаль укытучылар практикасында юлыккан 150 конфликтлы ситуациягә аңлатма бирдек, –  дип сөйли КФУның Психология һәм мәгариф институты югары мәктәбенең педагогика кафедрасы доценты Инна Голованова. – Бу типик мәктәп ситуацияләрен цифрларга һәм уенга күчерергә мөмкин дип өметләнәбез. Шул чакта виртуаль укытучы реаль кебек үк, педагогик хәлне анализларга, кыска вакыт эчендә карарлар кабул итәргә, тәрбия чаралары кулланырга, класста килеп туган төрле ситуацияләргә җавап бирергә мәҗбүр итүче шартлар белән очраша».

Стимуляторга салыначак бурычлар студентларны эшчәнлек алымы кысаларында эшләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Педагогик һәм психологик күнекмәләрне студентлар виртуаль укучылар өстендә кулланып карыячак.

Шамил Шәймәрданов фикеренчә, педагогик эшчәнлек симуляторы нәтиҗәле булсын өчен фәннең  төрле өлкә вәкилләренең коллаборациясе мөһим:

«Барыннан да элек без КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты галимнәренә үзбезнең идея белән мөрәҗәгать иттек. ИТИСның программа инженериясе кафедрасы доценты Влада Кугуракова виртуаль чынбарлык булдыру буенча зур тәҗрибәгә ия».

Владимир Владимирович эшләнмәләре арасында XIV гасырдагы Бөек Болгарның 3D-форматтагы мәдәни-тарихи объектын реконструкцияләү дә, биомедицинада симуляцион технологияләр дә бар. Соңгы симуляторларның берсе – VR-технологияләр кулланып эшләнгән виртуаль хирургия операциясе һәм уеннар (Digital Media Lab) .

«Якын арада без педагогик ситуацияләрне виртуаль чынбарлыкта сынап карау өчен интерактив тренажер концепциясен язачакбыз. КФУның психология һәм мәгариф институты галимнәре методиканы һәм контентны эшләүчеләр сыйфатында катнашачак. Психологлар симулятор өчен психологик проблемалар булдыручылар булып чыгыш ясый ала. Әгәр бу теманы алга таба да үстерсәк, физиологлар, филологлар, социологлар, табиблар  өчен бу файдалы булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, булачак педагоглар куркынычсыз виртуаль дөньяда киң профессиональ гамәлләр спектрын сынап караячак», –  дип билгеләп үтте Шәймәрданов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International