Яшь галимнәр өчен тикшеренү проектларының Президент программасы конкурслары башланды

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Россия фәнни фонды (РНФ) тикшеренү проектларының Президент программасы кысаларынңа  яшь галимнәрнең инициативалы тикшеренүләренә ярдәм итү буенча конкурска һәм  яшь галимнәр җитәкчелегендә фәнни төркемнәр тикшеренүләренә ярдәм итү буенча конкурска гаризалар кабул итү башлануын игълан итте.

Ике чараны да  бердәм таләп берләштерә – конкурс фәнни тикшеренүләре Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеш стратегиясендә билгеләнгән өстенлекләрнең берсе кысаларында конкрет бурычларны хәл итүгә юнәлдерелергә тиеш. Конкурсларда җиңүчеләр тикшеренүләр үткәрү өчен грантлар алачак. Финанслау тикшеренү проектларының Президент программасында каралган.

Яшь галимнәрнең инициативалы тикшеренүләренә ярдәм итү буенча конкурс кысаларында РНФ грантлары 2 елга фәннәр кандидатының гыйльми дәрәҗәсе булган, 33 яшькә кадәрге галимнәр тарафыннан фундаменталь һәм эзләнү фәнни тикшеренүләрен үткәрүгә бүленәчәк. Ел саен бирелә торган грант күләме 1,5 млн. сумнан алып (әгәр тикшерүче үз төбәгендә эшне башкарырга ниятләсә) 2 млн. сумга кадәр (әгәр башка регионга күчү планлаштырылса) тәшкил итәчәк.

Конкурста катнашу өчен гаризаларның басма нөсхәләре 2021 елның 5 мартында 17 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Мәскәү ш., ГСП-2, 109992, Солянка ур., 14 йорт, 3 стр.. Конкурс нәтиҗәләре 2021 елның 10 июленә кадәр билгеле булачак.

Яшь галимнәр җитәкчелегендә фәнни төркемнәр тикшеренүләренә ярдәм итү буенча конкурс кысаларында РФ грантлары, тагын 2 елга озайту мөмкинлеге белән, 35 яшькә кадәрге фәннәр кандидатлары яки докторлары җитәкчелегендә яшь фәнни коллективларның фундаменталь һәм эзләнү фәнни тикшеренүләрен үткәрүгә бүленәчәк. Һәр грантның күләме ел саен 3-6 млн сум тәшкил итәчәк.

Конкурста катнашу өчен гаризаларның басма нөсхәләре 2021 елның 12 мартында 17 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Мәскәү ш., ГСП-2, 109992, Солянка ур., 14 йорт, 3 стр.. Конкурс нәтиҗәләре 2021 елның 10 июленә кадәр билгеле булачак.

Тикшеренү проектларының Президент программасы РФ Президенты йөкләмәсе буенча эшләнде. Ул  дөньякүләм танылу алган, илдә  фундаменталь һәм  тикшеренү эшләренең алдынгы секторын формалаштыруга ярдәм итү һәм Россиянең иң яхшы галимнәренә ярдәм итү өчен эшләнгән. Барлык проектлар да фән үсешенә зур өлеш кертергә һәм Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеш стратегиясендә билгеләнгән «зур чакырулар» мәсьәләләрен хәл итү өчен мөмкинлек тудырырга тиеш.

Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International