РФ Президенты Владимир Путин 2023 елны Математика елы дип игълан итү инициативасын хуплады һәм моңа ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.
«2023 ел, чыннан да, Хөкүмәттә Математика елы дип игълан итәргә мөмкин булган ел буларак карала, – дип белдерде дәүләт башлыгы «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы лауреатлары белән очрашуда. – Һәм, һичшиксез, без моны хуплыйбыз».
РФ Президенты, конкурста җиңүче булган Ростов-на-Дону математика укытучысы Михаил Гуровның үтенеченә әнә шул рәвешле җавап бирде.
Лауреатларны котлап, Владимир Путин шулай ук көндәшлекнең бик җитди булуын һәм финалга чыккан катнашучыларның һәркайсы мактаулы исемгә лаеклы дәгъвачы булуын билгеләп үтте. Дәүләт башлыгы хезмәттәшләреңнән танылу алу конкурста катнашучылар өчен яңа үрләр яулауга стимул булыр, дип ышаныч белдерде.