РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы Студентлар остазлыгы системасын, аларда инновацион һәм технологик эшкуарлыкны үстерү өчен шартлар булдыруны, шулай ук студентларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру өчен чаралар эшләүне күздә тоткан килешүгә кул куйдылар.
Әлеге документка Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм «Эшлекле Россия» Рәисе Алексей Репик тарафыннан «Россия сегодня» ХМАда узган матбугат конференциясендә кул куелды.
«Вузлар үзләре моның өчен үзләре генә (эшкуарларны әзерләү - ред.) баштан ук оештырылмаган, һәм безгә монда, әлбәттә, көчле партнерлар кирәк. Монда остазлык программасы да бар, чөнки бу тормышта без һәрвакыт, студентлар гына түгел, барыбыз да профессорларга, элегрәк уку-белм алуны тәмамлап чыгучыларга, безгә бизнестан белем бирүчеләргә охшарга теләдек», – дип сөйләде Фальков матбугат конференциясендә.
Министр билгеләп үткәнчә, югары уку йортын тәмамлап чыгучыларны вузда алган әзерлек юнәлешенә туры килә торган эшчәнлек төре буенча, максималь чынбарлыкка якын булган эшкә урнаштыру мәсьәләсе мөһим.
Фальков ачыклык керткәнчә, килешү шулай ук студентларны кадрлар сәясәтенә актив җәлеп итүне күздә тота.