4 февральдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «2020 елда Татарстан Республикасы педагогик һәм идарә хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында» республика киңәшмәсе узды.
Киңәшмә эшендә өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, ИКМО җитәкчеләренең укыту-методик эшләр буенча урынбасарлары, ПК персонификацияләнгән моделенең методистлары – операторлар, өстәмә һөнәри белем бирү программаларын бәяләү буенча экспертлар катнашты.
Киңәшмә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин рәислегендә узды.
«2020 елда Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында» доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында түбәндәге темаларга чыгышлар булды:
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе – министр урынбасары Рәмис Мөҗипов – «2020/2021 уку елында мәгариф өлкәсенең норматив-хокукый актларындагы төп үзгәрешләр турында»;
ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова – «Укытучының өзлексез һөнәри үсешенең когнитив-цифрлы мохите»;
Казан шәһәре Совет районы укыту-методик эшләре буенча идарә башлыгы урынбасары Лариса Сомова – «Казан шәһәре Совет районында педагогларның өзлексез һөнәри үсешенең кайбер аспектлары турында»;
Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге директоры Ләйсән Мингалиева – «Бәяләү үзәге эшчәнлеге һәм аның башка оешмалар белән хезмәттәшлеге»;
КФУның педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү үзәге директоры Рәисә Шәйхелисламова – «Үзәкнең мәгариф хезмәткәрләренең мәктәп укучыларның функциональ гыйлемлеген үстерүгә әзерлеген формалаштыру буенча эшчәнлеге»;
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова – «Республиканың РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе белән хезмәттәшлеге турында».