Татарстанда мәгариф оешмаларында укучыларның 98% ка якыны кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Казанның 9 нчы гимназиясе эше белән танышкан чакта мәгълүм булды.
«Татарстанда 1403 гомуми белем бирү оешмасы эшли. 436 136 укучы кайнар ризык белән тәэмин ителгән, бу 97,9% тәшкил итә. 1-4 сыйныфларда белем алучы 209 650 укучы 100%ка кайнар ризык белән тәэмин ителгән, ә 5-11 сыйныф укучылары арасында — 231 226 кеше, ягъни 96,3%», — дип сөйләделәр ТР мәгариф һәм фән министрлыгында.
Түбән сыйныф укучыларының күбесе көнгә ике тапкыр туклана, ә бу 142 562 укучы. Урта һәм өлкән сыйныфлар арасында бер тапкыр туклану өстенлек итә – 170 478 укучы.
Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында 2023 елның 1 сентябренә кадәр башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүгә этаплап күчүне оештырырга кушты. Татарстанда 1-4 сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар аш белән тәэмин итү бу елның 1 сентябреннән үк оештырылган.
Бу максатларга чыгымнар 2020 елда 859,9 млн. сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджеттан 498,7 млн.сум бүлеп бирелгән. Өч ел эчендә чыгымнар 5,8 млрд. сум тәшкил итәчәк: федераль бюджеттан — 3,2 млрд. сум, республика бюджетыннан – 2,6 млрд. сум.