Чаллыда әлегә төзелеш стадиясендә булган «Адымнар» полилингваль мәктәбе директорын билгеләделәр. Ул элек 39 нчы мәктәпне җитәкләгән Азат Галиев. Бу хакта журналистларга автошәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелә торган белем бирү комплексына чыкканда хәбәр итте. Азат Тахирович (Галиев – ТИ иск.) 2018 елның маенда Мәләкәс артындагы комплекста яңа мәктәп директоры итеп билгеләнгән иде, аны сентябрьдә кулланышка кертәчәкбез. Безнең Чаллыда бу гадәткә кереп бара – төзелә торган мәктәп директоры аның нигезе салына башланган көннән алып аны җитәкли башлый. Һәм хәзер без бу тәҗрибәдән китәргә җыенмыйбыз. Бүген Галиевнең беренче эш көне, ул беренче тапкыр объект белән таныша. Сүз уңаеннан, мәктәпнең инде статусы һәм номеры бар. Таныш булыгыз, бу 59 нчы номерлы гимназия», - диде шәһәр башлыгы.
Азат Галиев 20 ел педагогик стажга ия, 16 ел мәгариф өлкәсендә җитәкче вазифаларда эшли. Белгечлеге буенча ул инглиз һәм гарәп телләре укытучысы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән «Яңарыш» фонды ярдәмендә полилингваль комплекслар төзү проекты республикабызда гамәлгә ашырыла. Барлыгы республикада шундый алты мәктәп эшләячәк: Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада, Алабугада һәм Чаллыда. Аларның бер өлеше инде файдалануга тапшырылган. Мәгариф учреждениеләрендә дәресләрне рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барачаклар.