Спас районында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына старт бирелде

2021 елның 5 феврале, җомга

Спас районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде, ул зур концерт белән билгеләп үтелде. Залда җыелганнарга район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев тынычлык, игелек, бердәмлек теләп мөрәҗәгать итте.

«Тел – ул кешеләр арасында аралашу коралы гына түгел. Ул һәр халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, менталитетын гәүдәләндерү чарасы», – диде Сергей Иванович.
Сәламләү сүзеннән соң ул узган елның символы булган ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагын Болгар музей-тыюлыгына тапшырды, тиздән анда саклау өчен махсус экспозиция оештырылачак.

Аннары сәхнәгә артистлар Болгар җире халыклары мирасы тарихын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән чыкты. Алар тамашачыларга күп милләтле Спас районы халыкларының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күрсәттеләр.

«Вдохновение» һәм «Болгар кызы» бию коллективлары бию аша татар теленең матурлыгы турында сөйләделәр. Әрмән диаспорасы вәкиле Артем Акопян туган якларының матурлыгы, Ватанга, якыннарына һәм дусларына мәхәббәт турында җырлады. Рус халкының фольклор традицияләрен Антоновкадан «Веснушки» һәм «Бездненские зори» берләшмәләре, «Волжские зори» вокаль ансамбле, Евгений Кременсков һәм башкалар күрсәттеләр. Ә Полянкадан Холмирзоевлар гаиләсе үзбәк телендәге композицияне аеруча илһамланып башкарды.

Концертта шулай ук район кунаклары — «Лай Мардеж» мари фольклор ансамбле җитәкчесе Александр Славин, тамашачыларны гармунда уйнау белән таң калдырды, Казаннан «Сантош» һинд бию коллективы солисткасы Эльмира Хәйруллина дәртле биюләрен күрсәтте. «Сеспель» чуаш ансамбле күңелле җыр белән чыгыш ясады.

«Без чуаш мәдәниятен тәкъдим иттек. Безнең җырыбыз яшьлек, мәхәббәт, гомернең бик тиз үтеп китүе турында», — дип сөйләде ансамбль җитәкчесе Валентина Якличева.

Төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре, дини, дөньяга карашлары төрле булган, дуслык һәм татулык белән берләшкән кешеләр ярдәмендә оештырылган концерт чын дәрәҗәсендә Татарстанда халыклар бердәмлеген, этнос һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген чагылдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International