Татарстанда авырулар аркасында махсус туклануга мохтаҗ мәктәп укучылары өчен махсус меню килештерелә. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Казанның 9 нчы гимназиясендә булган вакытта мәгълүм булды.
«Хәзерге вакытта республиканың гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның шикәр диабеты һәм целакиясе белән туклануын оештыру өчен ике атналык меню (кайбер бөртекле культураларның аксымын кабул итә алмауга бәйле тумыштан килгән авыру – “ТИ” иск.) килештерелә», - дип сөйләделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Татарстанда 1 403 гомуми белем бирү оешмасы эшли. Балаларны тукландыру мәктәпләр белән дә (85%), оешмалар (15%) тарафыннан да оештырыла.