Чаллыда «Адымнар» мәктәбе диварларын өченче кат дәрәҗәсенә җиткерделәр

2021 елның 5 феврале, җомга

Чаллыда «Адымнар» полилингваль мәктәбе тоткарлыкларсыз төзелә – диварлар өченче катка кадәр җиткерелгән инде. Бу хакта журналистларга объектка чыкканда автошәһәр мэры Наил Мәһдиев сөйләде.

Шәһәр башлыгы көн саен үз фатиры тәрәзәсеннән төзелешне күзәтеп торуын белдерде. "Иртәнге сәгать алтыда карыйм, ә монда инде тормыш кайный", - диде ул. Подрядчы оешма - "Грант" төзелеш компаниясе вәкиле хәбәр иткәнчә, эшләр график буенча алып барыла. Объектның әзерлеге смета бәясенең 30%ын тәшкил итә, эшчеләр өченче катны торгызуга керештеләр. Төзелештә барлыгы 286 кеше эшли.

«Монолит каркас, тышкы стеналарга кирпеч салып  бетергәч, фасадны җылытуга керештеләр. Параллель рәвештә тәрәзәләр, эчке инженерлык челтәрләре монтажлана», - дип сөйләде төзүче. Шәһәр башлыгы аңлатканча, Казанның «Грант» компаниясе өчен Чаллының «Адымнар» мәктәбе – өченчесе. Моңа кадәр төзелеш оешмасы Казанда һәм Алабугада полилингваль мәктәпләр төзегән. «Мәктәпнең мәйданы 24 мең кв. метр тәшкил итә. Аның төзелеш бәясе  башка шундый объектлардан бераз кыйбатрак булачак. Бүген аның смета бәясе – 1 млрд 279 млн сум, бу планлаштырылганнан 20 млн сумга күбрәк. Объектның кыйммәтләнүе нигездә инфляция хисабына булган. Үзегез беләсез – арматура гына бәядән 40%ка күтәрелде», - дип, мәсьәләгә ачыклык кертте Наил Мәһдиев.

Ул шунда ук саннарга ни өчен шулай игътибарлы булуын аңлатты. «Бу инде соңгы елларда Чаллыда төзелә торган дүртенче мәктәп. Бишенчесе Мәләкәс аръягында булачак. Шуңа күрә эшкәртелгән схема буенча эшлибез һәм, кагыйдә буларак, графикны узып  эшлибез. Мондый объектны төзүнең норматив срогы –18 ай. Без төзүчеләр алдына ун айга сыешу бурычын куябыз, чөнки мәктәп яңа уку елына әзер булырга тиеш», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Яхшы җиһазландырылган заманча класслардан тыш, полилингваль мәктәптә ике спорт залы, ике бассейн, китапханә һәм яхшы оештырылган уку процессы өчен кирәкле башка биналар барлыкка киләчәк.

Мәһдиев аңлатканча, Чаллыдагы уңайлы демографик хәл шәһәр администрациясенә билгеле бер җаваплылык йөкли. «2024 елда безнең парталар артына 77 мең кеше утырачак. Әгәр без ел саен яңа мәктәпләр ачмасак, бу мәсьәләне хәл итә алуыбыз икеле»,– диде ул. Мәһдиев шулай ук шәһәрдә ике яңа мәктәп һәм өч балалар бакчасы ачылуны исәпкә алып, шәһәргә 500 педагог кирәк булачагын әйтте. Укытучылар сафын Чаллы педуниверситетын тәмамлаучылар хисабына тулыландыру планлаштырыла. Полилингваль мәктәпкә килгәндә исә, монда әлегә педагогик кадрларга ихтыяҗны ачыклыйлар.

"Укытуның беренче елында без беренче сыйныфтан җиденче сыйныфка кадәр балаларны җыярга җыенабыз. Әмма бер параллельдә ничә сыйныф булачагы төгәл саннар бездә юк. Укучылар җыелмасын билгеләү белән үк, укытучылар арасында да аңлашу булачак”, - дип ачыклык кертте полилингваль мәктәп директоры Азат Галиев. Һәм балаларны кабул итү сынау нәтиҗәләре буенча үткәреләчәк, дип өстәде. Наил Мәһдиев объектның республика хакимиятенең махсус контролендә булуын билгеләп үтте. "Тиздән тагын кунакка ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионованы көтәбез. Күргәнегезчә, безне күрсәтерлек нәрсәләребез бар", - дип йомгаклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International