Җәмгыять белеме буенча олимпиаданың төбәк этабында 90 укучы җиңүче һәм призер булды

2021 елның 5 феврале, җомга

31 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада республиканың 34 муниципаль районыннан 213 укучы катнашты.

8 сыйныф укучылары өчен хокук буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Казан шәһәренең Яңа Савин районы 13 нче гимназиясеннән Динар Сираҗиев җиңүче дип табылды. Зәй, Саба районнарыннан, Казаннан һәм Чаллыдан 19 укучы призер булды.

Җәмәгать белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Казан, Чаллы, Арча һәм Чистай районнарыннан 27 укучы җиңүче булды. 

Анда Татарстанның 14 районыннан (Актаныш, Әлмәт, Арча, Кайбыч, Зәй, Кукмара, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чистай), шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 63 укучы катнашты.

Олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде, аның составына Казан федераль университеты, ТР Мәгариф үсеше институты, Казан дәүләт энергетика университеты, Россия кооперация университеты хезмәткәрләре керде. Жюри рәисе – Казан федераль университетының халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр кафедрасы доценты   Раил Хөсәенов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International