Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән котлыйм!
Фән гомер-гомергә икътисади үзгәртеп коруларның көчле ресурсы булып торды һәм тора, ә фән эшлеклеләренең хәзерге буыны үз остазларының данлы традицияләрен уңышлы дәвам итә. Сезнең энтузиазм һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә илнең уникаль фәнни потенциалы сакланып калды.
Бүгенге көндә Татарстан Россиянең фән һәм мәгариф картасында перспективалы үсеш полюсларының берсе булып тора, ә республикабыз башкаласында бөтен дөньяга танылган фәнни мәктәпләр үз башлангычларын ала, аларга нигез салучылар һәм шунда гыйльми эшчәнлекләрен башлаучылар халыкара танылу һәм хөрмәткә лаек.
Бу истәлекле көндә сезнең көндәлек тырыш хезмәтегез, илебез фәненең рухын гамәлгә ашыру юнәлешендәге уникаль проектларыгыз һәм гамәлләрегез өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Гомерен фәнгә багышлаган һәр галимгә якты казанышлар, иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм озын гомер телим. Тәкъдим иткән гипотезаларыгыз - дөрес, чыгымнар – минималь, ә нәтиҗәләр – бөтендөнья танылуга лаеклы булсын!
Һәр туган көн сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, шатлык, иминлек китерсен!
Министр Илсур Һадиуллин