6 февральдә Казан шәһәре Совет районының 90 нчы гимназиясе базасында мәктәп укучыларының «Интеллект. Мәдәният. Карьера» дигән темага проект һәм тикшеренү конференциясе узачак.
Конференция Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар оештыру кысаларында үткәрелә.
Конференцияне оештыручылар – Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе.
Конференция «мәктәп – вуз» системасы аша укучыларның башлангыч һөнәри ориентациясен тәэмин итү максатыннан үткәрелә.
Конференция эше түбәндәге юнәлешләр буенча оештырыла::
төгәл фәннәр секциясе (математика, физика, информатика);
рус филологиясе секциясе (рус теле һәм әдәбияты);
татар филологиясе секциясе (татар теле һәм әдәбияты);
иҗтимагый фәннәр секциясе (тарих, җәмгыять белеме, хокук);
табигый фәннәр секциясе (биология, химия, география);
«Фәнгә адым» секциясе (башлангыч сыйныф предметлары);
чит телләр секциясе (инглиз һәм немец телләре);
гамәли иҗат секциясе (сынлы сәнгать, технология);
робототехника секциясе;
педагогика һәм психология секциясе;
мәктәп эшмәкәрлеге секциясе;
тормыш иминлеге һәм физик культура нигезләре секциясе;
экология секциясе.
Конференция барышында шулай ук укытучылар – фәнни җитәкчеләрнең түбәндәге секцияләр эшендә катнашуы күздә тотыла:
- Россия педагогика традицияләре бүген;
- балаларда тикшеренү һәм проект эшчәнлеге белән кызыксынуны ничек үстерергә?
Конференциядә Татарстанның төрле районнарыннан 160тан артык мәктәп укучысы катнашачак.