Татарстан Республикасы студентлары «АРТ_ПОЛАР» Бөтенроссия педагогик отрядлар конкурсы финалына чыкты»

2021 елның 5 феврале, җомга

«Яшел каникуллар» балалар программалары студиясен тәкъдим итүче «Яшел каникуллар» педагогик отряды Бөтенроссия проектының финалына чыкты һәм Россиянең иң яхшы педагогик отряды исеме өчен көч сынашачак. Финалда 16 регионнан 21 педагогик отряд катнаша.

«Яшел каникуллар» педагогик отряды Россия активының педагогик отрядлары эшчәнлеген үстерү буенча «АРТ_ПОЛАР» Бөтенроссия проектының финалына узды. Проектның читтән торып катнашу этабы онлайн-конкурс форматында 2020 елның 1 сентябреннән 1 ноябренә кадәр узды. Читтән торып үткәрелгән этапта Россиянең 47 төбәгеннән 105 педагогик отряд катнашты.

Онлайн-конкурс кысаларында «Яшел каникуллар» педагогик отряды 3 иҗади биремне үтәде. Алар:

- педагогик отрядның видео-визиты;

- лагерь сменаларында тормышка ашыру өчен өстәл уенының механика яки сюжеты нигезендә авторлык чарасын уйлау;

- актуаль заманча тематикага мастер-класслар эшләү һәм үткәрү.

«АРТ_ПОЛАР» Россия активының педагогик лагерьлары эшчәнлеген үстерү буенча бөтенроссия проекты (алга таба – Проект) – вакытлыча балалар коллективлары белән эшләүче педагогларны, шулай ук җәмәгать оешмаларында, мәгариф оешмаларында, балаларның ял һәм сәламәтләндерү оешмаларында балалар һәм яшьләр белән эшләүче белгечләрне укыту һәм аларга ярдәм итүнең нәтиҗәле механизмы. Проектның төп максаты – Россия активы педагогик отрядлары әгъзаларының педагогик һәм иҗади компетенцияләренең гомуми дәрәҗәсен күтәрү хисабына балаларның һәм яшүсмерләрнең ял итү, сәламәтләндерү һәм үстерү өлкәсендә эш сыйфатын арттыру.

Проектны оештыручылар – «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы (алга таба – РСМ) һәм «Россия яшьләр берлеге программаларын тормышка ашыру үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешма. Проект Россия Федерациясе Президенты гранты акчаларын файдаланып тормышка ашырыла.

РСМ – Россиянең 76 субъектыннан 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге битараф булмаган, талантлы һәм актив яшьләрне берләштерә торган, илебездә иң массакүләм яшьләр сәяси булмаган оешмаларның берсе. Ел саен РСМ проектларында бөтен Россия буенча дүрт миллионнан артык кеше – мәктәп укучылары, студентлар, эшмәкәрләр, зур шәһәрләрдән һәм кече авыллардан яшьләр катнаша. РСМның индивидуаль әгъзаларының гомуми саны 150 меңнән артык кеше тәшкил итә.

Проектның турыдан-уры этабы –  «АРТ_ПОЛАР» Россия активы педагогик отрядларының Бөтенроссия иҗади-белем бирү фестивалендә (алга таба – Фестиваль) 6-12 февральдә «Россия МЧС Солнечный» пансионатында узачак.

Фестиваль – ул Проектның кульминациясе, Россия педагогик бергәлеге өчен масштаблы һәм күптән көтелгән вакыйга. Фестиваль программасы, нигездә, балаларның ял һәм сәламәтләндерү программаларын оештыру һәм тормышка ашыруга яңа иҗади һәм уен практикаларын камилләштерү һәм гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән. Фестивальнең белем бирү программасы нигезендә – тәрбия, мәгариф, психология, геймификация өлкәсендәге чакырылган белгечләрдән геймдизайнның заманча технологияләренә өйрәтү.

Фестиваль кысаларында берничә конкурс этабы узачак, чакырылган спикерлардан – педагогика, психология белгечләреннән мастер-класслар, soft-skills күнекмәләрен үстерү, социаль челтәрләрдә шәхес үсеше серләрен ачып бирү, идарә нәтиҗәлелеге, белем бирү процессын оештыру үзенчәлекләре һәм башкалар, шулай ук «Алга таба караучы» Бөтенроссия иҗат һәм вожатый осталыгы конкурсы узачак. Шулай ук Фестиваль кысаларында катнашучылар өчен театр сәнгате дәүләт институты (ГИТИС) осталарыннан, «Яңа дулкын» популяр музыка башкаручыларның халыкара конкурсында катнашучылардан, «Беренче канал»да «Голос», «ТНТ урамындагы биюләр», «ТНТ җырлары», «Беренче каналда КВН», ТНТда «Comedy Баттл», «Россия-1»дә «Төп сәхнә» кебек танылган телепроектлар хэдлайнерларыннан мастер-класслар узачак.

11 февральдә Россиянең «АРТ_ПОЛАР»  активы лагерьлары педагогик отрядларының Бөтенроссия иҗат-белем бирү фестивален тантаналы ябу була, анда педагогик отрядлар фестивале йомгаклары буенча иң яхшыларны бүләкләү, шулай ук Проектта җиңүчене игълан итү булачак. Фестиваль һәм Проект йомгаклары буенча 4 юнәлештә конкурс номинацияләре бүленәчәк: рейтинг нәтиҗәләре, конкурс этапларында җиңүчеләр, иң яхшы авторлык белем бирү программасы, бөтенроссия «Алга таба караучы»  иҗат һәм вожатыйлар осталыгы конкурсына йомгак.

Бүләкләү тантанасы кысаларында шулай ук Россия активы лагерьларының педагогик отрядлары эшчәнлеген үстерүгә 50.000 сум, 30.000 сум һәм 20.000 сум күләмендә өч акчалата бүләк биреләчәк.

Мәгълүмати белешмә:

«Россия Яшьләр берлеге» (РСМ) – Россиянең иң массакүләм, дәүләтнеке булмаган, коммерциячел булмаган, сәяси булмаган яшьләр берләшмәләренең берсе. РСМ төбәк оешмалары РФнең 75 субъектында эшли. Ел саен РСМ программаларында һәм проектларында 4 миллионга якын яшь кеше катнаша. РСМ 16 федераль проектны һәм программаны гамәлгә ашыра: «Россия студентлар язы» Бөтенроссия фестивале, «Ел студенты» Россия милли премиясе, «Студентлар үзидарәсе» программасы, «Иҗтимагый күзәтүчеләр корпусы», «Бөтенроссия Юниор-Лига КВН» программасы һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International