Һөнәри белем бирүне үстерү институты базасында (https://mipkkazan.ru/) Инклюзив белем бирү буенча федераль методик үзәк эшли башлады. Үзәк Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы тарафыннан төзелде. Ул студентлар һәм чыгарылыш укучыларын, шулай ук укытучыларны һәм эш бирүчеләрне Урта һөнәри белем бирү системасында һәм инвалидлыгы булган затларга һөнәри белем бирү системасында берләштерүче мәйданчык булачак.
Үзәкнең эшчәнлеге кысаларында предприятиеләрнең һәм оешмаларның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру һәм стажировкалау мәсьәләләре буенча яшьләр берләшмәләре белән эшләү, инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен «Уңайлы һөнәрләр атласы» эшләү, «Абилимпикс» конкурсларында эш бирүчеләрнең координация советы белән эшләү күздә тотыла.
Яңа методик үзәк инвалидларны һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларны укыту буенча база һөнәри белем бирү оешмалары һәм ресурс укыту-методик үзәкләре эшчәнлегенә һәм үсешенә ярдәм итәчәк, шулай ук эксперт-консультация ярдәме күрсәтәчәк.
Үзәк мәйданчыгында һөнәри белем бирү оешмаларының идарәче һәм педагогик хезмәткәрләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча семинарлар, киңәшмәләр, вебинарлар, шулай ук балалар үзәкләренең һөнәри юнәлеш бирүгә ярдәм иткән чаралар уздыру планлаштырыла.