5 февральдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов рәислегендә Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренед Электрон мактау тактасына кандидатны сайлау буенча Комиссиясе утырышы булды.
ТР Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге ПУ-1111 санлы Указы нигезендә ел саен дәүләт граждан хезмәткәрен матди булмаган стимуллаштыруның һәм дәүләт органы рейтингын күтәрүнең төп факторларыннан берсе булган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре хөрмәтенә Электрон мактау тактасы формалаштырыла.
Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына хезмәт вазыйфаларын намус белән башкарган, һөнәри хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте стажы кимендә өч ел булган һәм дисциплинар җәзага тартылулыры булмаган дәүләт хезмәткәрләре кертелә.
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен үстерү бүлеге баш киңәшчесе Игорь Соколов катнашты.
2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча ТР мәгариф һәм фән министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре тарафыннан Татарстан дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен ике кандидатура тәкъдим ителде – гомуми белем бирү идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова һәм Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментын аналитик, мәгълүмати һәм оештыру белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Азалия Абзалова.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан республиканың дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен сайлап алу процедуралары нәтиҗәләре буенча Эльвира Измайлова кандидатурасы билгеләнде.