Казан федераль университеты быел аутизмлы балаларны социальләштерү буенча тикшеренү үзәген ачарга планлаштыра. Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.
«Аутистик тайпылышлар булган балаларны социальләштерү буенча тикшеренү үзәген эшләтеп җибәрәчәкбез. Барысы да әзер, бюджетны раслыйбыз. Без пандемия белән бәйле рәвештә бу эшне туктаттып торган идек. Хәзер, минемчә, вәзгыять яхшырыр, җәйгә без аны эшләтеп җибәрәчәкбез», – дип сөйләде спикер.
Аның сүзләренә караганда, бу үзәктә эшләячәк хезмәткәрләр коллективы инде формалаштырылган. Гафуров ассызыклаганча, бу «үзенчәлекле балалар бакчасы булачак, анда төрле методикаларны апробацияләү узачак».
«Без аутистик тайпылышлар булган балаларның мәгълүматлар базасын формалаштырабыз, чөнки монда һәр балага аерым индивидуаль якын килү кирәк. Социальләштерү технологияләре төрле булырга тиеш», – диде ул.