Россия тарих җәмгыяте рәисе Сергей Нарышкин белдергәнчә, беренче Бөтендөнья тарих укытучылары конгрессы 2021 елның октябрендә узачак.
«4 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр Мәскәүдә Россия тарих җәмгыяте һәм Россия тарих укытучылары ассоциациясе инициативасы белән тарих укытучыларының беренче Бөтендөнья конгрессы узачак», – диде Сергей Нарышкин.
Аның сүзләренә караганда, конгресста Европа, Азия, Африка, Австралия, Төньяк һәм Көньяк Америка илләреннән 700 дән артык педагог катнашыр дип көтелә.
Элегрәк Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конгрессның оештыру комитеты составы расланган.
Моңа бәйле боерыкны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады. Оештыру комитетының рәистәшләре – Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты (РФА) фәнни җитәкчесе Александр Чубарьян. Оештыру комитеты рәисе урынбасары итеп Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк билгеләнде.
Комиссия составына барлыгы 31 кеше керде, шул исәптән министр урынбасарлары, РФА институтлары җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары.
Мәгариф министрлыгы экспертлар, укытучылар һәм ата-аналар катнашында тарихны укыту формаларын һәм методларын үстерү буенча масштаблы эш алып бара. Бу эшнең нәтиҗәсе, аерым алганда, мәктәпләрдә 2020 елның көзендә расланган «Россия тарихы» уку курсы концепциясе булды.