Татарстан укучылары «Компьютер иле»XXV ачык халыкара фестивалендә катнаша алачак. Ул 8 февральдән 6 мартка кадәр дистанцион режимда узачак. Теркәлү чара дәвамында ачык булачак.
Фестивальдә катнашу өчен гомуми белем бирү учреждениеләренең 4-11 сыйныф укучылары, шулай ук аларның педагоглары чакырыла. Балалар ике яшь төркеменә бүленәчәк: 4-7 сыйныфлар һәм 8-11 сыйныфлар. Фестиваль барышында аларга «Компьютер марафоны» дистанцион уен-квестын, шулай ук «Мәктәптә мәгълүмати технологияләр» укытучылары, программистлар, робототехниклар, web-мастерлар, «Абрис» дизайнерлары, «Фокус», «Медиатор», «Аккорд» видео һәм анимация клублары буенча ачык чемпионатлар узарга туры киләчәк. Шулай ук онлайн-форматта укытучылар клубының түгәрәк өстәле дә планлаштырылган. «Компьютер иле» фестиваленең программасы сайтта басыла.
Фестиваль турында тулырак мәгълүматны шулай ук нигезләмәдә табарга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар – Идел буе шәһәрләре ассоциациясе.