2-5 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы һәм мәктәп укучыларының экология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.
Экология буенча олимпиадада Татарстанның 18 муниципаль берәмлегеннән 159 укучы катнашты.
Экология буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр:
Алексей Башлай, КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның 8 сыйныф укучысы;
Булат Идиатуллин, КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның 8 сыйныф укучысы.
Экология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Казан, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән, Питрәч районнарыннан 12 укучы призер булды.
Экология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында Казан һәм Түбән Кама районыннан 23 укучы җиңүче булды.
Казан, Чаллы, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Лениногорск районнарыннан 52 укучы экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призерлары булды.
Олимпиадада катнашучыларның эшләрен мәртәбәле жюри бәяләде, аның составына Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты аспирантлары һәм укытучы-профессорлар составы кергән иде.
Мәктәп укучыларының экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Ставрополь краенда узачак.