Иннополис галиме нейроинтерфейслар эшләгән өчен РФ Президенты премиясен алды

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Иннополис Университетының өлкән фәнни хезмәткәре Владимир Максименко яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Президенты премиясе лауреаты булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм Төбәктә Фән һәм технологияләр елын әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

«Бүген, Россия фәне көнендә, Россия Президенты Владимир Путин яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә 2020 ел өчен премияләр бирү турындагы указга кул куйды. Премия лауреатларының берсе – якташыбыз, Татарстан галиме Владимир Александрович Максименко булды", – диде ТР Президенты.

Физика-математика фәннәре кандидаты Владимир Максименко баш миенең нормаль һәм патологик активлыгын тикшерү өчен «баш мие — компьютер» инвазив һәм инвазив булмаган интерфейслар эшләгән өчен премиягә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International