5-7 февраль көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» белем бирү комплексы базасында рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдәге татар укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча 4-11 сыйныф укучылары өчен республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада Татарстанның 33 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 279 укучы катнашты.
Җиңүчеләр:
- Камилә Сафина, Казан шәһәре Идел буе районы 35 нче лицей – «Галактика» белем бирү үзәгенең 4 сыйныф укучысы;
- Салих Мәүлеев, Чаллы шәһәре 79 нчы лицей-интернатының 5 сыйныф укучысы;
- Гүзәл Вәлиева, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы;
- Эльвина Максимова, Арчаның 6 нчы урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;
- Нарина Шәфигуллина, Саба районы Шәмәрдән лицееның 8 сыйныф укучысы;
- Гүзәл Ибраһимова, 3 нче Биектау урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
- Гөлгенә Мусина, Яңа Чишмә гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;
- Әминә Таҗиева, Казан шәһәре Совет районының Советлар Союзы Герое С. А. Әхтәмов исемендәге 121нче номерлы лицейның 10 сыйныф укучысы;
- Гадел Вилданов, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы .
Республиканың 29 муниципаль берәмлегеннән, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 144 укучы призер булды.
Олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде, аның составына КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТР Мәгарифне үстерү институты укытучы-профессорлар составы вәкилләре керде.