Агымдагы елның 5 нче февралендә Апас районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды. Бәйрәм тантанасында район администрациясе җитәкчеләре, районның белем оешмалары җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, татар, рус, чуваш телләре укытучылары, Ульян, Пенза өлкәләре һәм Чувашия Республикасыннан вәкилләр катнашты.
Чарада катнашучылар Апас туган якны өйрәнү музеенда булып, районның тарихы, аның күренекле шәхесләре белән таныштылар. Район мәдәният йорты кунакларны гармун моңнары, балаларның җыр-биюләре, сәламләү чыгышлары белән каршылады.
Фойеда “Сәләт” иҗат үзәге, белем оешмалары тарафыннан милли тәрбия, милләтәшләребез белән төбәкара хезмәттәшлек, шагыйрь Ш.Галиев хакында, “Ялкын” журналы һәм “Әдәби марафон” проекты белән башкарылган эшчәнлек, Апас “Салават күпере” милли база балалар бакчасы, Борнаш урта мәктәбе-милли база мәктәбенең эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәләр оештырылды.
Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев сәламләде һәм озак еллар районның мәгариф үсешенә зур өлеш керткән өлкән укытучыларга “Апас районы оешуга 90 ел” медале белән бүләкләде, татар халкының мәдәни мирасын, тарихын, туган телебезне саклап калуда, яшь буынга милли тәрбия бирүдә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Ульян өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе” башкарма комитеты һәм Апас районы башкарма комитеты арасында үзара хезмәттәшлек хакында килешүгә кул куелды.