Тугызынчы сыйныф укучыларының 67%ы рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсенә мөстәкыйль рәвештә әзерләнергә ниятли

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

9 нчы сыйныф укучыларының 67% ы рус теле буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән йомгаклау әңгәмәсенә мөстәкыйль рәвештә әзерләнергә ниятли, дип хәбәр итә ТАСС, Maximum Education белем бирү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән.

Сораштырулар 19 гыйнвар — 4 февраль көннәрендә Россиянең барлык төбәкләрендә 1 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучылары арасында үткәрелде.

Мәктәп укучыларыннан соңгы әңгәмәгә ничек әзерләнүләре турында сөйләүләрен сорадылар. 67% ы, социаль челтәрләрдә һәм җыентыклардагы мәгълүматны кулланып, йомгаклау әңгәмәсенә мөстәкыйль рәвештә әзерләнергә планлаштыра. 37%ы  мәктәптә укытучы белән әзерләнә, 10% – курсларда, 6% – репетитор белән», – диелә сораштыру материалларында.

27% ы әзерлек өчен ике-дүрт атна җитәрлек дип ышана, 26% ы йомгаклау әңгәмәсенә әзерлеккә бер айдан өч айга кадәр, респондентларның 18% ы – бер-ике атна, 13% ы – өч айдан артык, 11% ы берничә көн вакыт бирергә кирәк, дип саный.

Йомгаклау әңгәмәсе 10 февральдә булачак.

9 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, рус телен һәм әдәбиятын укыту Концепциясен тормышка ашыру кысаларында кертелде.

Агымдагы уку елыннан йомгаклау әңгәмәсен уңышлы узу тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ДИА-9) үтү мөмкинлеге бирәчәк.

Йомгаклау әңгәмәсе зачет яки незачет белән бәяләнәчәк

Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучылар дүрт биремне үтәргә тиеш: текстны кычкырып уку, өстәмә мәгълүматны җәлеп итеп, аның эчтәлеген сөйләү, сайлап алынган темаларның берсе буенча монологик фикерләү һәм имтихан бирүче-әңгәмәдәш белән диалог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International