Казанда Россиянең танылган язучылары катнашында «Сыйныф укулары»дип исемләнгән әдәби проект ачыла. Форумны язучы, Француз прозасы тәрҗемәчесе, Санкт-Петербург Язучылар берлеге әгъзасы Асия Петрова ачачак. Бу хакта проектка багышланган матбугат конференциясендә Асия Петрова үзе хәбәр итте.
«Миңа калса, бу мөмкин булган иң яхшы тарих. Балаларга, яшүсмерләргә үзләренең иҗади күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә торган нәрсә уйлап табыла, моңа сөенергә генә кирәк. Бигрәк тә шәхес формалашу чорында, алар барысы да иҗади мохит булдыруга мохтаҗ булганда, алар язганнар – бушка, дип тоймасын өчен. Алар каршында шундый шәхесләр, тере язучылар пәйда булганда, бу аларга алга таба үсеш өчен этәргеч бирә», – дип сөйләде Петрова.
Ул шулай ук очрашуларда «Бүреләр парашютларда», «Кем әйтсә дә — барыбер» һ.б. китаплары турында гына түгел, француз теленнән тәрҗемәләре турында да сөйләячәген, текстларны формалаштыру серләре белән уртаклашачагын, сорауларга җавап бирәчәген әйтте.
Балалар һәм яшүсмерләр белән очрашу Боратынский музеенда узачак. Шул ук көнне Милли китапханәдә барлык теләүчеләр өчен очрашу узачак, ә Казан федераль университетында Асия Петрова француз теле укытучылары белән очрашачак һәм заманча балалар әдәбиятын тәрҗемә итү темасына сөйләшәчәк.
Бушлай очрашулар «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган. Ул Россиянең танылган язучылары катнашында «Сыйныф укулары» проекты кысаларында үткәрелә.
«Ай саен без мәктәп укучылары, студентлар һәм укытучылар белән иҗади очрашулар үткәрү өчен танылган Россия язучыларын чакырабыз. Шулай ук безнең тагын бер проектыбыз булган «Глаголица»ның әгъзалары – республикабыз язучылары белән очрашулар да булачак, алар татар телле балалар белән очрашачак һәм, бәлки, районнарда, мәктәпләрдә яки башка ачык мәйданчыкларда узачак», – дип шәрехләде «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды директоры Гөлшат Вәлиева.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге проектның элгәреннән аермалы ягы — теләсә кайсы учреждение, вуз, мәктәп, китапханә, иҗади киңлекләр һ.б. очрашулар мәйданы була ала. Ул ассызыклаганча, фонд теләсә кайсы хезмәттәшлек өчен ачык.